1. Ошанырга куркып утырам мин оеп
Салкын тәрәзәгә яңагымны куеп
Урамнарда халык йөри арлы-бирле
Кеше язмышлары ник соң болай серле.
Кушымта: Меңнәр арасыннан таныр идем сине
Тыным белән тартып алыр идем сине.
Таныр идем сине.
2. Барып кояш батыр чыгар ай да калкып,
Йомылмас шул күзләр, йоклар идем ятып.
Төнем, төшем, өнем туар көнем өмет,
Күз йомсам да сине югалтырмын кебек.
Кушымта: Меңнәр арасыннан таныр идем сине
Тыным белән тартып алыр идем сине.
Таныр идем сине.
Зульфия Валиева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1