Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфия Загидуллина - Талы богелеп тора | Текст песни

Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.

Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләренә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Синең өчен ярларыңның
Үзәге өзелеп тора.

Былбыл булсам бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә- кич сайрар идем.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Бер генә минут исеңнән
Чыгамы диеп сора.

Зульфия Загидуллина еще тексты


Другие названия этого текста
  • Асылъяр - Талы талы(минус) (1)
  • Зульфия Загидуллина - Талы богелеп тора (1)
  • Айгөл Бариева - Талы-талы (0)
  • Лилия Биктимирова и Фадис Ганиев - Талы талы. (0)
  • Асылъяр - Талы талы (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1