Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфия и Жавит Шакировы - "Кил иркэм мэнгегэ". | Текст песни

1. Гел көтәм килерсең әле дип
Тылсымлы мәхәббәт хакына
Хыялда очамын ашкынып
Күкләрнең җиденче катына.

Көтәмен өзелеп, тилмереп
Сагындым кулларың җылысын
Кил, иркәм, кил инде мәңгегә
Кадерләп сөюнең олысын
(2 тапкыр)

2. Гел көтәм килерсең әле дип
Җилләргә, давылга карамый
Язмышлар бәйләнсен, яз килсен
Сөюне рәнҗетү ярамый

Көтәмен өзелеп, тилмереп
Сагындым кулларың җылысын
Кил, иркәм, кил инде мәңгегә
Кадерләп сөюнең олысын

3. Гел көтәм килерсең әле дип
Киртәләр булса да кайгырма
Ходай бергә үзе кушкан ул
Гомергә гел бергә булырга

Көтәмен өзелеп, тилмереп
Сагындым кулларың җылысын
Кил, иркәм, кил инде мәңгегә
Кадерләп сөюнең олысын
(2 тапкыр)
Кил, иркәм, кил инде мәңгегә
Кадерләп сөюнең олысын
Кадерләп сөюнең олысын

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Зульфия и Жавит Шакировы Зульфия и Жавит Шакировы
    Международный фестиваль башкирской и татарской песни им. Фариды Кудашевой "Дуслык моно" г Нефтекамск 5.04.2013.