.ЯҢА ТУФЛИ (җыр)
Гөлнара МАХИЯНОВА
1. Яңа туфли сатып алдым
Күлмәгемә пар итеп.
Вак-вак кына атлап киттем
Бер урамны тар итеп!
куш. - та:
Дөп-дөп тибә йөрәккенәм,
Тып-тып итә үкчәләр,
Рәхәт икән килүеңне
Гел зарыгып көтсәләр.
2. Тып-тып басам җиңел генә,
Тими җиргә үкчәләр!
Буем җитә сөйгән ярым
Суырып-суырып үпсә дә!
Эх, сөйгәнем, сөйгәнем!
Киләм, озак көттермәм!
Көтә белсәң, сөя белсәң
Синнән генә үптерәм!
(куш. - та кабатлана)
3. Сөйгән ярым \"яратам\", ди.
Килешә, ди, туфлием!
Үзе миннән күзен алмый,
Баш әйләнә күз тиеп...
(куш. - та кабатлана)
Зуля Ахметова еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1