Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зуфар Хайретдинов - Эх, сез матур кызлар | Текст песни

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Казан Егетләре - Нигэ яна ерэгем(Эх, тала, тала) [Татарские Песни] Казан Егетләре - Нигэ яна ерэгем(Эх, тала, тала) [Татарские Песни]
    Казан Егетләре - Нигә яна йөрәгем(Эх, тала, тала) ... Асаф Валиев Эх,сез, матур кызлар! ... Зуфар Хайретдинов & Алсу Абельханова ...
  • Олы Юлнын тузаны - Tatar Folk Song Олы Юлнын тузаны - Tatar Folk Song
    Зуфар Харисов - Киль син - Duration: 3:07. by Рамиль Гайнуллин 758 ... Эх сез матур кызлар на баяне видео урок часть 1 ...