Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зухра Сахабиева - Җидегән чишмә | Текст песни

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.

Другие названия этого текста
  • Зухра Сахабиева - Җидегән чишмә (0)
  • Татарская песня - Җидегән чишмә (инструментальная) (0)
  • Бикбулатов Фарит - ЖИДЕГЭН ЧИШМЭ(у семи родников) (0)
  • Зәхрә Сәхәбиева - Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова көе) (0)
  • AKASHIKO - Җидегән чишмә (0)
  • Зөһрә Сәхәбиева... - "Җидегән чишмә" С.Садыйкова көе, Г.Бәширов сүзләре... (0)
  • Зухра Сахабиева - Җидегән чишмә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-