Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зухра Шарифуллина - Бер вакыт гына (минус) | Текст песни

Чәчәкләрнең аткан чагы — бер вакыт кына.
Еллар мизгелләре үтә — бер вакыт кына.

Чәчәк аткан чакларыбыз — бер вакыт кына.
Җырлап-биегән мәлебез — бер вакыт кына.
Ярсу ташкын минутлары — бер вакыт кына,
бер вакыт кына.

Бала үсү адымнары — бер вакыт кына.
Канат яңарткан дәверләр — бер вакыт кына.

Күкрәкләрдән кошлар очып — бер вакыт кына.
Тормыш юлы, үсешләре — бер вакыт кына.
Аллы-гөлле чакларыбыз — бер вакыт кына,
бер вакыт кына.

Сөеп-сөялер яшәүләр — бер вакыт кына.
Имән-таза саулыгыбыз — бер вакыт кына.

Тимер өзәр чакларыбыз — бер вакыт кына.
Йортлар салу чакларыбыз — бер вакыт кына.
Кешеләргә кирәк булу — бер вакыт кына,
бер вакыт кына.

Безнең былай күрешүләр — бер вакыт кына.
Кунакларга йөрешүләр — бер вакыт кына.

Язмыш, сынау вакытлары — бер вакыт кына.
Матур яшик, белеп яшик — бер вакыт кына.
Дөнъя, томыш заманнары — бер вакыт кына,
бер вакыт кына, бер вакыт кына.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-