Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зухра Шарифуллина - Эх, тала, тала | Текст песни

Сандугачлар ияләшкән

Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Кушымта:
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Кушымта:
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Кушымта:
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса.

Кушымта:
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Нигә яна икән минем йөрәгем?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
  • Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна
    Зухра Шарифуллина http://vk.com/club53260827 Концерт в парке Кырлай. Казань, июнь 2013 г.