Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөфәр Билалов hәм Зәйнәп Фәрхетдинова - И, Ходай, исәнлек бир! | Текст песни

Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе

Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.

Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!

Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда - салкыны, карлары,
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Онытма, җаныем, мин барын.

Кушымта.

Без икәү - бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.

Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-