Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөфәр Хәйдертдинов - Аккош белән серләшү | Текст песни

Аккош белән серләшү
Зөфәр Хәйретдинов көе Мансур Шиһапов сүзләре

Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Белми идем әле аккошларның
Мәхәббәттән дөрләп янганын.
Керсез дустын, саф бәхетен эзләп
Керфегеннән яшьләр тамганын.

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Синең җанда аккош каны бар, дип
Җавап бирде ялгыз аккошым,
Сагышларың — түгел — ялгышларың
Теләп алган ачы язмышың.

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли.
Олы хисләр уртак түгелме?
Ялгышыммы, аккош,
Язмышыммы, аккош?
Юат җанны, юат, күңелне.

Другие названия этого текста
  • Фердинанд Сәләхов - Аккош белән серләшү (0)
  • Фирдания Бадрутдинова - Сл. М.Шихапова - "Аккош белэн серлэшу". (0)
  • Зөфәр Хәйдертдинов - Аккош белән серләшү (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-