Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөфәр Хәйретдинов - Мишэр кызы* сак булыгыз! | Текст песни

Сихерле карашың белән
Йөрәгемә ут салдың,
Серле карап, бер елмаеп,
Йөрәктә урын алдың.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Күз карашы туры карый,
Йөрәкләрне үтәли.
Сөю уты кабындырып,
Бәгырьләрне телгәли.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Ничкә билле, очкын күзле,
Иреннең иң татлысы.
Кызларның да иң уңганы,
Татарның иң затлысы.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Сөйсә дә ул, сөям димәс,
Сөймәсә — якын килмәс,
Яндырыр, көлгә калдырыр,
Башкага сине бирмәс.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.


Другие названия этого текста
  • Зөфәр Хәйретдинов - Мишэр кызы* сак булыгыз! (0)
  • Зөфәр Хайретдинов - Мишәр кызы (0)
  • Зөфәр Хәйретдинов - Мишэр кызы* сак булыгыз! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-