Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөхрә Сәхәбиева - Өй артыгыз гөлбакча | Текст песни

Өйартыгыз гөлбакча,
Җиләге тулып пешкән.
Җиләк арасында сайрый —
Сандугач очып төшкән.

Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.

Өйартыгыз гөлбакча,
Гөлләре түтәл-түтәл.
Түтәлләргә кояш төшкән,
Нуры гөлләрне үпкән.

Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.

Өйартыгыз гөлбакча,
Коймасы челтәр-челтәр.
Бакчагызга кемдер керер,
Сезне бәхетле итәр.

Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.

Другие названия этого текста
  • Зөхрә Сәхәбиева - Өй артыгыз гөлбакча (0)
  • Mubai - Гөлбакча (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-