Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Идел Кыямов - Ркаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!" | Текст песни

Сынатмастыр – сүрелмәстер күңел.
Дөрләр дә ул, балкып яныр да.
Гаҗәп түгел – Тукай каны ага,
Татар каны ага тамырда.

Бу башлардан барсы үткәндер, шәт.
Давыл булып күпме яу килгән?!-
Тузан баскан ташлар сөйли башлый:
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.

Бу дөньяда яралганнан бирле
Язмыш безне азмы кыйнады, -
Беләзекне богау кысса кысты,
Югалтмадык әмма иманны.
Һәр гасырның ата шайтаны бар –
Урландылар кайбер өметләр..
Без, барыбер, бирелмичә калдык,
Татар булып калдык, егетләр!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-