Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Идрис Газиев - Мин барысына әзер мәхәббәттә | Текст песни

Мин барысына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына.
Көтмәгәндә килеп керимме соң,
Сөю булып синең каршыңа?..

Кышларыңда җәең булыйммы соң,
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?..

Гомер буе якты бәйрәмнәрең
Булырга да мин бит әзермен.
Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла,
Хисләремне тыңла, кадерлем.

Минем өчен син бит кара төннәр,
Көтеп алган алсу таң сыман.
Мин барысына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына!..

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-