Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Идрис Кәлимуллин - Ветераннар маршы (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин) | Текст песни

ВЕТЕРАННАР МАРШЫ
Рамил Чурагул сүзләре, Рөстәм-Хан Шәйдуллин көе

Бу бәйрәмне әткәй бер ел көтә,
Ул зур бәйрәм – Җиңү бәйрәме!
Күкрәгендә аның орден медаль,
Кулларында – чәчәк бәйләме.

Кушымта:

Тигез сафта уза ветераннар,
Җиңү яулап алган яугирләр.
Чал булса да, алар hаман яп-яшь.
Чын егетләр алар, чын ирләр!

Җиңү көне елга тик бер килә.
Ут очыра күктә салютлар.
Сугыш яланында калганнарга
Хәтер җыры булсын шул утлар.

Кушымта.

Сугыш юлын сөйли ветераннар,
Яшь буынга булыр истәлек.
Батырларның рухын искә алып,
Тик бер минут, әйдә, тын торыйк!

Кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 7
Видео
Нет видео
-