Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Идрис Кәлимуллин - Исәнлек - зур байлык (слова РАМИЛЬ ЧУРАГУЛ, музыка ФАНИР ГАЛИМОВ) | Текст песни

Бармак кына авыртса да
Күңел төшә, кәеф юк.
Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Тау хәтле байлыгың булып,
Исәнлегең булмаса.
Йөзеңнән төс, тәннән дәрман,
Өеңнән нурлар кача.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Сорасалар хәлләремне,
«Барсы да яхшы», диям.
Зарланмыйм мин, уфтанмыйм мин
«Булганына шөкер», итәм.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек!

http://vk.com/rmdvt

Другие названия этого текста
  • Идрис Кәлимуллин - Исәнлек - зур байлык (слова РАМИЛЬ ЧУРАГУЛ, музыка ФАНИР ГАЛИМОВ) (1)
  • Идрис Кәлимуллин - Исәнлек - зур байлык Рамил Чурагул суз, Фэнир Галимов кое (0)
  • Идрис Кәлимуллин - Исәнлек - зур байлык (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-