Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Из м/ф Крокодил Гена и Чебурашка - Зәңгәрсу вагон (минус) | Текст песни

ЗӘҢГӘРСУ ВАГОН
Владимр Шаинский көе
Нур Әхмәдиев тәрҗемәсе
Эдуард Успенский сүзләре

Беркайчан да кабат кайтмаслык булып,
Минутлар да китә бик ерак.
Узган гомерләр безгә кызганыч та,
Алдагысы ләкин яхшырак.

Кушымта:Җәймәдәй җәелеп,озын юл сузыла,
Чиген күрергә-офыкка кара.
Һәркем дә,һәркем дә бәхеткә омтыла,
Зәңгәрсу вагон җилдереп бара.

Рәнҗетсәгез кемнедер сез гел юкка,
Календарьлар ябар бу битне.
Яңа маҗаралар алда,дусларым,
Әй,машинист арттыр тизлекне!

Кушымта.

Зәңгәрсу вагон чаба,тирбәлә,һай,
Поезд өсти һаман тизлеген.
Ел буена сузылсын иде лә ул,
Ник тиз үтә икән шушы көн?

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-