Идел бит ул,
тирән бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул.
Караңгы төн,
болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул – бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә шул,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә шул,
Әйтер идем Иделгә:
Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.
Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында шул,
Без аерылган чагында.
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да
Изге Ай еще тексты
Другие названия этого текста
- Борынгы аваз - Идел бит ул. Татар халык жыры. (1)
- Борынгы аваз - Су буйлап (1)
- 175 -- - Идел бит ул. (0)
- Изге Ай - Су буйлап (Айрылганда кул бирманем - куршербез тип уйланым....) (0)
- 2008год.наша с Хасанчиком тема. - су буйлап (0)
- Изге Ай - Су буйлап* Агидель буйлап* (0)
- Изге Ай - Су буйлап (0)
- Борынгы аваз - Идел бит ул. Татар халык жыры (классика) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1