1.
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмыйк дус булсак.
2.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмыйк, дускаем.
3.
Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча.
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмыйк дус булсак.
Илһам Шакиров еще тексты
Другие названия этого текста
- Илһам Шакиров - Кара урман (Татар халык жыры ) (0)
- Илһам Шакиров - Кара урман. Татар халык җыры (0)
- Илһам Шакиров - Кара урман (Татар халык жыры ) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1