Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы,
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар,
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә,
Яшел яфрак ара һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.
Илhам Шакиров еще тексты
Другие названия этого текста
- Илhам Шакиров - Ак каен (0)
- Альбина Апанаева - Ак каен (0)
- Альбина Апанаева - Ак каен. Татар халык көе, З. Ярмәки сүз. (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2