Бакчалардан былбыл качса,
Көзләр тисә алмагачка,
Кайгы төшсә безнең башка, -
Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.
Кыш аклыгы гөлгә күчкән,
Алмагачлар кояш эчкән,
Күңелләргә шатлык күчкән, -
Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек.
Шатлык килде, кайгы күчте...
Бәхетләр соң кем өлеше?
Бәхет булып алма пеште, -
Бер алманы бишкә, әй, бүләек.
Илhам Шакиров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1