Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илhам Шакиров - Әй, рульне, шофер, тот туры. | Текст песни

Кыздыра җирне ал кояш нуры,
Эсседән тынган кошларның җыры.
Яңгырата кырны, шаулата кырны
Машиналарның армас моторы.

Әй, рульне, шофер, тот туры,
Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт җыры.
Тот рульне, тот туры,
Юлларыңа бәхет яугыры!

Алтындай ашлык чиста һәм коры,
Бу — илебезгә бүләкнең зуры.
Бүләк йөрткәнгә, шатлык илткәнгә
Алда юлларның киңе, такыры.

Әй, рульне, шофер, тот туры,
Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт җыры.
Тот рульне, тот туры,
Юлларыңа бәхет яугыры!

Сак үт син, шофер, авыл арасын,
Алышынмасын сизгер карашың.
Машинаңда син колхозчыларның
Илне сөюен алып барасың.

Әй, рульне, шофер, тот туры,
Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт җыры.
Тот рульне, тот туры,
Юлларыңа бәхет яугыры!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-