Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
А-ай…
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?
А-ай…
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?
Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?
А-ай…
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?
Илhам Шакиров еще тексты
Другие названия этого текста
- Илhам Шакиров - Керфеклэрен синен нигэ кара (0)
- Ильгам Шакиров - Керфеклэрен нигэ кара? (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2