Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илhам Шакиров - Кичер мине, әнкәй, гафу ит. | Текст песни

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.
Бер кайтмасам, әнкәй,
бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:
Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Другие названия этого текста
  • Илhам Шакиров - Кичер мине, энкэй (0)
  • Илhам Шакиров - Кичер мине, әнкәй, гафу ит. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Отаз авылы кое (TATAR MUSIC) - Рустем Валеев Отаз авылы кое (TATAR MUSIC) - Рустем Валеев
    Кичер мине, энкэй, гафу ит! ... "Уйна тальян гармунынны" - Ильхам Шакиров, баян Рустем Валеев - Duration: 2:48. by Rustem ...
  • Татарская песня Саубуллашу Зухра Сахабиева + текст песни Татарская песня Саубуллашу Зухра Сахабиева + текст песни
    "Туган тел"-Илхам Шакиров.wmv - Duration: 3:49. by SUIK SU 8,888 views. 3:49 . Play next ... Кичер ...