Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илhам Шакиров - Очып кайтам | Текст песни

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Колач җәя миңа каеннар.
Әй, авылым, очып кайтам сиңа,
Бәхет хисләрендә коенам.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Искә төшер узган яшьлегеңне,
Оныт, әнкәй, оныт картлыкны…
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең,
Татып калчы бераз шатлыкны.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Боегып кала таныш каеннар…
Авылыма очып кайтсам да мин…
Китүләре бигрәк кыен ла.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
  • Шарафутдинов Ильнар - Очып кайтам (И.Шакиров).Beautiful tatar song ... Шарафутдинов Ильнар - Очып кайтам (И.Шакиров).Beautiful tatar song ...
    ... бәйгесендә 2008 елда катнашуым турында.Илһам Шакиров репертуарыннан "Очып кайтам" дип аталган җыр башкарыла. Башкара ...
  • "Кара урман аша" "Кара урман аша"
    Ильһам Шакиров "Ак калфак" җыры http://zilant-media.ru - Duration: 2:51. by Faiz ... Ильнар Шарафутдинов ...