Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

илһам шакиров - идел буе каеннары | Текст песни

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам…

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Другие названия этого текста
  • Илһам Шакиров - Идел буе каеннары (1)
  • Ильгам Шакиров - Идел буе каеннары (0)
  • илюза галимуллина - идель буе каеннары(new) (0)
  • Ильхам Шакиров - Идел буе каеннары (0)
  • Элфия Авзалова - Идел буе каеннары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -