Ромашкалар тибрәлә җилдә,
Бер күренеп тагын күмелеп.
Йөгерә-йөгерә, нәни балалар
Кырда качыш уйнаган кебек.
Ромашкалар үскән далада
Искә төште бергә чакларым.
Сөя микән, юк микән диеп,
Канатларын йолка башладым.
Юк, ромашка, минем йөрәкнең,
Яраларын баса алмыйсың.
Сине көтә, сине сагына дип,
Алдыйсың син мине, алдыйсың.
Мин ышанмыйм ромашкаларга,
Алдаша ич алар, алдаша.
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә, ләбаса.....
Илһам Шакиров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1