Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илһам Шакиров - Син сазыңны уйнадың | Текст песни

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте,бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне.
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай.
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар.
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ,терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңрап үтте гомерләр.
Син сазыңны уйнадың.

Другие названия этого текста
  • Татар халык моны - Син сазынны уйнадын (1)
  • Ильхам Шакиров - Син сазынны уйнадын (татарская народная) (1)
  • Айдар Галимов - Син сазынны уйнадын (0)
  • Илһам Шакиров - Син сазыңны уйнадың (0)
  • Ирек Ногманов - Саз (0)
  • песня - кайфовая (0)
  • ♫ Айдар Галимов - Син сазыңны уйнадың (0)
  • Ирек Ногманов - Син сазын,ны уйнадын (0)
  • Ирек Ноғоманов - Һин сазыңды уйнатың (0)
  • Ирек Нугуманов - Син сазынны уйнадын(МММММММММММ (0)
  • Ильхам Шакир - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ирек Ноғоманов - Һин сазыңды уйнадың (0)
  • нэзир - син сазынны уйнадын (0)
  • Ирек Нугуманов - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ирек Ногманов - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ильхам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ильгам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-