Чулпан
Нәби Дәүли сүзләре
Вадим Усманов көе
Йолдызлар сүнде, төн узган инде,
Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.
Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?
Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?
Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен:
— Телим күрергә кояшның йөзен…
Шул чакта кояш ал йөзен ачты,
Чулпан кызарды, аннан соң качты.
Илһам Шакиров еще тексты
Другие названия этого текста
- Сафар - Чулпан (0)
- Илһам Шакиров - Чулпан (0)
- Илһам Шакиров - Чулпан (мастеринг Б.Җиһаншин) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1