Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илһам Шакиров - Эзләдем бәгрем сине | Текст песни

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәлен ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Другие названия этого текста
  • Roza Habibullina - Ezladem, bagirem, sine (0)
  • Илһам Шакиров - Эзләдем бәгрем сине (0)
  • Римма Мухаметзянова - Эзлядем ,бягърем,сине (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-