Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Магданов - "Пар алма" Илдар Магданов көе, Гөлнур Айзат сузлэре) | Текст песни

1.Көзләренә кергән пар алмадай
Без дә бергә килдек көзләргә,
Сүзсез генә аңлашыр чак җиткән,
Бер караш та җитә күзләрдә...
Кушымта;
Кара әле, кара сөеп кенә
Бергә өздек кызыл алманы.
Пар алмадай янып яшик бергә
Өзгәләмик кенә җаннарны.

2.Яшел чагы булды хисләрнең дә,
Хыяллар да күкләр катында.
Көмеш чәчләр генә киртә түгел
Олы мәхәббәтнең хакына.
Кушымта;
Кара әле, кара сөеп кенә
Бергә өздек кызыл алманы.
Пар алмадай янып яшик бергә
Өзгәләмик кенә җаннарны.

3.Баш бирәсе килми көзләргә дә
Боеруны көтми бу йөрәк.
Алтын көзләреңә кергән чакта
Пар алмадай булу бик кирәк!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-