Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Диңгез кызы | Текст песни

ДИҢГЕЗ КЫЗЫ

Диңгезләрдә туып үстең мәллә?
Җырларыңда таулар моңы бар,
Чәчләреңнән аңкый диңгез исе,
Күзләреңдә уйный дулкыннар.

Кушымта:
Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Уйларыңда синең кемдер, иркәм?
Тик син генә минем күңелдә,
Диңгез өстедәге акчарлактай
Очар идем хыял күгендә.

Кушымта.

Икәү бергә ак җилкәннәр белән,
Карамыйча давыл җиленә,
Китик әйдә, китик диңгезләргә -
Кабатланмас сөю иленә.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Другие названия этого текста
  • Илдар Хәкимов - Дингез кызы (remix) (1)
  • Илдар Хәкимов - Диңгез кызы (0)
  • Илдар Хәкимов - Диңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.) (0)
  • Илдар Хәкимов - Диңгез кызы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-