Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Язлар килә (минус) | Текст песни

Язлар килә

Язлар килә, менә назлар килә,
Кошлар сайрый, шаулый кар суы.
Гүя киләм яшьлек елларыма
Басалмыйча йөрәк ярсуың.

Кушымта:
Вакыт табыйк туктап шул юлларда
Узган гомерләрне уйларга
Кабат килче, үткән шатлыкларны
Хәсрәтләрне ташлап суларга.

Язгы хисләр, дәртләр уянганда
Җырлыйк әле илһам булганда.
Әй, дусларым, уйныйк, көлик әле
Җырлыйк әле язлар б(т)улганда.

Кушымта.

Ике килмибез бит дөньяларга
Бар яшәешебез кунак ул.
Ә дөньялар шундый мәшәкатле
Ә тормышлар безнең тоташ юл.

Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Илдар Хәкимов - Язлар килә (минус) (0)
  • Илдар Хәкимов - Язлар килә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-