Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хакимов - Балачак | Текст песни

Л.Зәйнуллин көе, Р.Аймәт сүзләре

Хыялдагы татлы бер төш кебек
Сизелми дә узды балачак.
Гомер узган саен һәркем аны
Сагыныплар искә алачак.

Кушымта:
Әй , кайда ул , кайда калды икән
Бала чакта яккан учаклар?
Шул чакларга илтә икән
Эх, беләсе иде, нинди сукмаклар?

Кайда калды икән таңга чаклы
Атлар саклап йөргән болыннар?
Без уйнаган болыннарда һаман
Йөгерә микән нәни колыннар?

Бала чакның серле әкиятләре
Күңелләрдә яши бүген дә.
Ак болытлар булып аксаң иде
Балачакның аяз күгендә.



Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -