http://vk.com/urazova_khakimov
1. Күл өстендә ялгыз акчарлак
Ниләр эзли дулкын аралап?
Ак канатлы парын эзләпме
Диңгезләрдән очып килгәнме?
КУШЫМТА:
Акчарлагым, сабыр ит,
Күл өсләре бер тынар.
Өзелеп көткән пар канатын
Үзе яныңа кунар.
2. Күл өстендә ялгыз акчарлак
Кычкыра да, ярсып бер тына.
Аңламый шул күл төбеннәң
Үз шәүләсең үзе чакыра.
3. Күл өстендә ялгыз акчарлак
Ниләр эзли дулкын аралап?
Ак канатлы парын эзләпме
Диңгезләрдән очып килгәнме?
КУШЫМТА:
Син кычкырма, акчарлак,
Ялгыз җаныңны чарлап.
Безгә насыйп ярлар булыр,
Яшәрбез әле парлап.
Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2