Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Балачак дустыма (минус) | Текст песни

Балачак дустыма

Уйларыма минем көтмәгәндә кердең,
Килеп кердең ерак үткәннәрдән.
Онытырга сине мөмкин түгел икән,
Китмәгәнсең икән йөрәгемнән.

Кушымта:
Минем балачагым синең белән узды
Болыннар һәм урман-кырда уйнап.
Инде онытмамын балачагым дустын,
Аның белән йөрим хәтер буйлап.

Ялан тәпи чапкан балачакта хәтер,
Ераклашуымны сизмәгәнмен.
Күпме еллар узган, искә төшә хәзер,
Кадерләрен әллә белмәгәнмен?

Кушымта.

Кайтам вакыт табып урман-болыннарга,
Безнең гомер әле үтмәгәнлә.
Балачакка кайту мөмкин булмаса да,
Шатлыклы ял булыр күңелемә.

Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Илдар Хәкимов - Балачак дустыма (минус) (0)
  • Илдар Хакимов - Балачак дустыма (0)
  • Ильдар Хакимов - Балачак дустыма (минус) (0)
  • Илдар Хәкимов - Балачак дустыма (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-