http://vk.com/urazova_khakimov
1. Туйлар үтте сөю вәгьдә итеп
Бергә булырбыз дип гомергә.
Сөю учагында яна-яна
Ни күрсәк тә бергә күрергә.
КУШЫМТА:
Гомер юлы тайгак, сикәлтәле,
Биргән вәгъдәләрне аклый бел.
Язмыш сынаулардан узган чакта
Булган бәхетеңне саклый бел.
2. Дөнья көтү hәрчак бәйрәм түгел,
Җил-давыллар каршы исә ул.
Көтмәгәндә кеше башларына
Кайгы-хәсрәтләр дә төшә ул.
3. Тик мәхәббәт кенә сүрелмәсен,
Без кабызган сөю шәмнәре.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта
Балкып янар яшәү гамьнәре.
Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1