Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Кавышкандай һаман көнләшәм | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

1. Әйтеп кенә аңлата да алмыйм
Күңелемдә булган хисләрне.
Сиңа гына гашыйк булгангамы,
Искә алам узган кичләрне.

КУШЫМТА:
Нурын сипкән ай гына да түгел,
Йолдызлар да гашыйк иделәр.
Иңнәреңә яткан яфраклар да
Мине көнләштереп сөйделәр.

2. Кара бозда булган мәхәббәтне
Суытмады гомер чишмәсе.
Чияле чәй эчкән минутларга
Килә кайчак кайтып киләсе.

3. Күзләремә бер каравың җитә,
Яшәр идем мени сөймәсәң.
Ап-ак карлар кунган чәчләреңә,
Кавышкандай һаман көнләшәм.

Чәчләреңне сыйпап талгын җилләр,
Мине көнләштереп сөйделәр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-