http://vk.com/urazova_khakimov
(Р. Зарипов көе, Н. Ганиев сүзләре)
1.Килерсең дип көткән өметләрем
Көзге чәчәкләрдәй сулдылар.
Ялгыз узган юллар-синсез еллар
Үкенечкә генә булдылар.
Кушымта:
Көтмәм инде,
Күпме еллар үтте.
Мең яралы йөрәк сине көтте.
Гафу итче,зинһар,хәзер инде
Көтеп яшәр көчем бетте.
2.Язларымда сине очраттым да,
Язларымда сине югалттым.
Бер килер ул,диеп,сине көтеп,
Үз-үземне алдап юаттым.
Кушымта.
3.Барлыгыңны белеп яшәү-бәхет,
Башкасыннан мине өздең син.
Көтмәм инде сине еллар аша,
Барсына ялгыз түздем мин.
Кушымта.
Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2