http://vk.com/urazova_khakimov
1. Ялгыш кына юллар кисештеләр,
Ялгыш кына караш ташладың.
Тормышымның уты сүнгән иде,
Сине күргәч, яши башладым.
КУШЫМТА:
Тыелганнар сөеп туя алмый,
Син дә минем ярты йөрәгем.
Гөнаһлылар диеп тиргәмәгез,
Гөнаһ сөю - язмыш бүләге.
2. Мизгел бәхет изге сөю өчен
Дөрләп янган утка ташланды.
Тормышымның уты сүнгән иде,
Сине күргәч, яши башлады.
КУШЫМТА:
Язмышларны әйдә икәү языйк,
Ярлыкаучы булсын мәхәббәт.
Сине сөю минем өчен газап,
Газапларың өчен мең рәхмәт.
Илдар Хәкимов һәм Румия Фәтхетдинова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1