Пар канатлар
Тормыш кануннарын суытмасак
Саф яшьлектә булган хисләрне.
Мин ышанам каршыларбыз, иркәм,
Сөю тулы иртә-кичләрне.
Кушымта:
Пар канатлар югарырак оча,
Аермасын безне язмышлар,
Җәрәхәтләмәсен йөрәкләрне
Хыянәтләр яки ялгышлар.
Мәхәббәттән үткән заман(га) түгел,
Без бит киләчәккә өметле.
Йөрәкләрне ялгап йөрәкләргә
Тулы итеп яшик бәхетне.
Кушымта.
Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1