http://vk.com/urazova_khakimov
1. Төссез генә барган тормышымны
Алсу гөлгә күмеп килдең син.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек
Ходай биргән бәхет идең син.
КУШЫМТА:
Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.
2. Нинди ләззәт җитә бу дөньяда
Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә.
Ни кадәр көч-куәт бирә миңа
Барлыгыңны белеп яшәү дә.
3. Киңәшчем дә, якын дустым да син,
Иң кадерле газиз кешем дә.
Матурлыкны тоя белер өчен
Мәхәббәте кирәк кешегә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1