http://vk.com/urazova_khakimov
1. Сулар кире акмый, үткән кайтмый,
Кадерен белик янда булганның.
Дус-туганнар, бергә меник үргә
Уң булуын телик юлларның.
КУШЫМТА:
Сөелеп һәм сөеп, “тиңем”, - диеп
Тату яшәүләргә ни җитә?
Кояш кебек көлеп, назга төреп
Иркәләүне күңел гел көтә.
2. Тормыш тәмен белеп, ямен күреп
Гомер итүләрдә бар хикмәт.
Өебездә һәрчак янар учак,
Дус-ишләргә кадер, сый-хөрмәт.
3. Балкып торсын нурлы, шатлык тулы
Күркәм йөзе газиз ярларның.
Чиксез бәхет үзе - күңел күзе
Гүзәллегең тойсан дөньяның.
Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3