Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илзиля - Бар ул син эзлэгэн кеше | Текст песни

Бар ул син эзләгән кеше
Илгиз Закиров көе Фәнис Яруллин сүзләре

Бар ул син эзләгән кеше,
Бар ул, тик ышан гына.
Табарсың, хыялларыңа
Гел тугры булсаң гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки якында гына.
Тик табылмый эзләгәннәр
Яшьлек таңында гына,
Көткән чагында гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки еракта гына
Өметеңне өзеп, сереңне
Чишмә тик ятка гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки якында гына.
Тик табылмый эзләгәннәр
Яшьлек таңында гына,
Көткән чагында гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Эзлә тик армый гына.
Ул үзе дә сине эзли
Очрата алмый гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки якында гына.
Тик табылмый эзләгәннәр
Яшьлек таңында гына,
Көткән чагында гына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-