1. Очыйм дисәм, канатым бар
— Мин бит кара карлыгач.
Очып килдем яннарыңа
Бер күрергә зар булгач.
Припев:
Мин бит кара карлыгач,
Канатым кыйгач-кыигач;
Канатсыз калырмын, бәгърем,
Мин синнән аерылгач.
2. Китсәк икәү кошлар кебек,
Кайтып ерак илләрдән,
Бергә-бергә оя корыйк,
Үреп-үреп гөлләрдән.
Припев:
Мин бит кара карлыгач,
Канатым кыйгач-кыйгач;
Канатсыз калырмын, бәгърем,
Мин синнән аерылгач.
3. Җырлыйк дисәң, сагыш тулы,
Моң тулы күңелебез.
Кирәксә икәү бу җиргә
Моң булып түгелербез.
Припев:
Мин бит кара карлыгач,
Канатым кыйгач-кыйгач;
Канатсыз калырмын, бәгърем,
Мин синнән аерылгач.
ИлЗиля еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1