Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илназ Сафиуллин&Лилия Йосыпова - Каршыма килгән идең | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кошлар кайткан чак иде,
Сулар аккан чак иде.
Яшьлегебез яз гөледәй
Чәчәк аткан чак иде.

Каршыма килгән идең,
Елмаеп көлгән идең.
Инде таптым, гомеремдә
Югалтмам дигән идем.

Кая соң вәгъдә сүзең,
Юлларда һаман күзем.
Көзен киткән кошлар кебек
Югалдың нигә үзең?

Су өсләре ак күбек,
Мамык тараткан кебек.
Берәүне дә яратмамын
Сине яраткан кебек.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-