Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илнар Сәйфиев Һәм Көн-төн - Ике фәрештәм | Текст песни

Төннәр кирәк икән, төннәр кирәк
Уйлар диңгезендә йөзәргә.
Төшләремдә күреп җан эзләгән ярым
Чәчләреңнән назлап үбәргә.

Синең өчен үзем төн булырмын
Җәйдә, кышта, көзен, язын да
Ай нурлары булып тәрәзәңнән багып,
Тирбәтермен сине назымда.

Төннәр генә түгел, көн дә кирәк
Нишләр идем көннәр тумаса.
Төштә генә түгел, өннәремдә һәр көн
Синең барлыгыңны тоймасам.

Синең өчен үзем көн булырмын
Йөрәгеңә юллар табармын.
Кояш нуры булып, тәрәзәңнән багып,
Гомер буе балкып янармын.

Көн дә кирәк икән, төн дә кирәк
Ике иңдә ике фәрештә.
Юк берсеннән башка икенчесе
Сездән башка яшәү юк һич тә.

Синең өчен фәрештәләр булып,
Яннарыңда гына яшәрбез
Көнең кояшың булып, төнең - айдай
Синең өчен нурлар чәчәрбез.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-