Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Без | Текст песни

Бөек халык бит без, диеп,
Тарихта безнең эз, диеп,
Пәйгамбәрләр заманыннан килә дип ышанып,
Бүген инде беттек, диеп,
Шаңлы чорны үттек, диеп,
Иваннар гаепле, диеп, яшибез уфтанып.
Бөек ханнар зиратында сарык көтүе җим таба,
Татар каны тамган җирдә гарип бөркет канат кага.
Изге чишмәне ком күмгән, әүлияләр күптән үлгән.
Үз-үзебезгә ятлар без, тәңрене саткан затлар без.

Татар түгел, болгар, диеп,
Ватты илне татар, диеп,
Тәре тагып, чапан киеп исән калу шатлык.
Тагын кемнәр сатар, диеп,
Колмак суга батар, диеп,
Поскан өнебезне сөеп көтәбез азатлык.
Алтын-көмешкә коендык, ят аллаларга сыендык.
Безгә ирек кирәк түгел - коллыкка күнеккән күңел.
Изге чишмәне ком күмгән, әүлияләр күптән үлгән.
Үз-үзебезгә ятлар без, тәңрене саткан затлар без.

Тарих бездән үзе көлде,
Далада учаклар сүнде,
Басты этләр далаларны - без берни дәшмәдек.
Байлык өчен дарья кичеп,
Тәхет өчен башлар кисеп,
Хан дип танып көтүчене "бүген" дип яшәдек.
Алтын-көмешкә коендык, ят аллаларга сыендык.
Безгә ирек кирәк түгел - коллыкка күнеккән күңел.
Залимнарда татар каны аккан, диеп, горурланып
Тагын күпме яшәрбез соң чын татарлыктан хурланып?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-