Кул селтәсә якын дусларың:
\"Ул егылды, тормас\", - диеп.
Шатлансалар дошманнарың:
\"Булмас!\", - диеп.
Өметен өзсә туганнарың:
\"Ул безнеке түгел!\", - диеп.
Сөйгән кешең китсә:
\"Ул таш күңел!\", - диеп.
Бар көчеңне җыеп торып бас -
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Юлларда егылулар җиңел,
Авыр кире торулары.
Тайгак юлдан
Туры атлап барулары.
Кул селтәгән дуслар дус түгел,
Ташлап киткән ярлар - чит яр.
Бер егылгач,
Тора алсаң өметең бар.
Бар көчеңне җыеп торып бас -
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Илсия Бадретдинова еще тексты
Другие названия этого текста
- Илсөя Бәдретдинова - Торып Бас (1)
- Ильсия Бадретдинова - Торып бас (0)
- Илсоя Бадретдинова - Торып бас (0)
- Ильсия Бадретдинова - Тороп бас (0)
- Ильсия Бадретдинова - Бар көчеңне җыеп торып бас (0)
- Илсоя Бэдретдинова - Торып бас (0)
- Илсия Бадретдинова - Торып бас (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4