Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсоя Бэдретдинова - Ялгызлык | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Табигатьнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы:
Көндә яңгыр, көндә җилләр яфрак куа.
Иртә-кичен күкләр соры,
Көндез сирәк кояш нуры.
Бу вакытта матур таңнар сирәк туа.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
\"Сөеклем син минем\" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.

Яшь чагында чибәр идең,
Күпне күрдең, бик күп сөйдең -
Гомер буе шулар булыр, дип уйладың.
Бүген инде беркем сөйми,
Яннарыңа кичен килми,
Ә син әле сөеп-сөелеп туймадың.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
\"Сөеклем син минем\" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.

Бер гомергә күпме сөю
Тиешлеген күкләр белә,
Үз өлешең җитәр иде чынлап сөйсәң.
Язгы тиле күбәләктәй
Һәр янган утка талпынмый,
Бер учакта гына янып көйсәң.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
\"Сөеклем син минем\" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.

Табигатьнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы.

Другие названия этого текста
  • Илсоя Бэдретдинова - Ялгызлык (0)
  • Илсөя Бәдретдинова - Ялгызлык (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Ильсия Бадретдинова - Кыр казлары Ильсия Бадретдинова - Кыр казлары
    Ильсия Бадретдинова - Кыр казлары. Канал пользователя ... Илсөя Бәдретдинова. «Путин кебек ир кирәк!» - Duration: 3:19. by ... 13 ...